Заман сулышы

24 июньдә ял итәчәкбез

Россия Президенты Владимир Путин 24 июньне эш көне булмаган көн дип игълан итте. Ул көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парад булачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Җиңү Байрагы белән хәрби техника катнашындагы парадлар 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Мәскәүнең Кызыл мәйданында һәм илнең башка шәһәрләрендә узачак, диелгән боерыкта.

22:00 сәгатьтә артиллерия салютлары булачак.

Реклама

Быел 24 июнь чәршәмбе көнгә туры килә. Бу эш көне булмаячак, әмма хезмәт хакы түләнәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/30-05-2020/vladimir-putin-24-iyunne-yal-k-ne-itep-ig-lan-itte-5746468

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: