29 сентябрьдә Татарстанда көчле җил көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

29 сентябрьдә Татарстанда көчле җил көтелә

29 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көнбатыш, көньяк-көнбатыш тарафтан исүче көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил тизлеге секундына 15-20, төнлә һәм иртән 24 метрга кадәр җитәчәк. Татарстан башкаласында секундына 23 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/28/172448/


Нет комментариев