Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

3 - 9 АВГУСТКА ЙОЛДЫЗНАМӘ

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада әрсез булуыгыз сезгә комачауларга мөмкин. Килеп туган тавыш-гауга аркасында юл куярга өйрәнергә туры киләчәк. Шулай эшләсәгез яхшы да, уңышлы да булыр. Тормышыгызда мөһим үзгәрешләр булуы ихтимал. Туганнарыгыз белән дус яшәгез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен атна уңышлы булыр. Яңа эш белән шөгыльләнә башларсыз. Киләчәккә план кору өчен уңай...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада әрсез булуыгыз сезгә комачауларга мөмкин. Килеп туган тавыш-гауга аркасында юл куярга өйрәнергә туры киләчәк. Шулай эшләсәгез яхшы да, уңышлы да булыр. Тормышыгызда мөһим үзгәрешләр булуы ихтимал. Туганнарыгыз белән дус яшәгез.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен атна уңышлы булыр. Яңа эш белән шөгыльләнә башларсыз. Киләчәккә план кору өчен уңай вакыт. Аларның чынга ашуы үзегездән торачак. Атна ахырында романтик очрашу вәгъдә ителә. Юридик сорауларны хәл итәрсез.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада сезгә тирә-яктагылар белән уртак тел табарга кыенрак булыр. Берьюлы берничә эшкә алынып ялгышмагыз, барысын да эшләп бетерә алмассыз. Кешеләрнең фикерен тыңлый белмәвегез аркасында ызгыш-талаш чыгуы ихтимал.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, сез хыялларыгыз тоткыны булырга мөмкинсез. Бу дөньядан күп нәрсәләр белән аерыла торган дөньяны күз алдына китерерсез. Шулай да, бу атна хыялларны чынга ашыру, тормышны яңадан үзгәртеп кору өчен туры килеп бетми. Шуңа да, сабыр булыгыз.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, сезнең өчен атна тыныч булыр. Аны гаиләгез белән үткәрү уңышлы. Гаилә бюджетына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәрсез. Мөһим кәгазьләр белән эш итәргә туры килә, игътибарлы булыгыз. Атна дәвамында шатлыклы минутлар, күңелле вакыйгалар күп булыр.
КЫЗ (23.08-22.09)ларны төрле вакыйгалар көтә. Аларның ничек тәмамлануы билгесез. Шулай да, барысы да сезнең кулда, мөмкинлекне ычкындырмагыз. Эчке күңелегезгә ышану да комачау итмәс. Шәхси тормышыгызга килгәндә, ял көннәрен якыннарыгыз белән үткәрегез.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, әгәр дә сез яңа эшкә алынырга телисез икән, озакка сузмагыз. Атна үз-үзенә нык ышанган кешеләр өчен уңышлы. Чит кешеләрдән ярдәм өмет итсәгез дә, файдасызга. Гаиләле үлчәүләр бер-берегезгә карата игътибарлы булыр.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада эшкә чумар. Башкарып чыгарга тиеш булган эшләрне атна дәвамында тәмамлагыз. Менә күрерсез, уңыш озак көттермәс. Атнаның икенче яртысында туйганчы ял итәрсез. Сәламәтлегегез өчен дә файда булыр.
УКЧЫ (23.11-21.12)лар, сез бер урында тик тора торган кеше түгел. Гел берәр нәрсә эшләрсез. Мәсәлән: кешеләргә боерык бирү, нәрсә эшләргә икәнен күрсәтү. Сүзегезне үлчәп сөйләгез, ялгыш әйтелгәннәре аркасында тирә-яктагылар белән мөнәсәбәт бозылуы ихтимал. Финанс хәлегез кыенлашыр.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, бу атнада кыен хәлләргә юлыгуыгыз бар. Хезмәткәрләрегез сездән читләшергә мөмкин. Бөтен көчегезне җыеп үзегезне якларга әзерләнегез. Дөреслекне раслаган очракта уңыш сезнең яклы булачак.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, уңышны үз ягыгызга борырга тырышыгыз. Ләкин бу бер дә җиңел булмаячак. Яңа идеяләргә бай булуыгыз уңыш китерәчәк. Аларны озакка сузмыйча чынга ашырыгыз. Ял көннәрендә өй мәшәкатьләрен хәл итәрсез.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, атна саен яңа әйбер сатып алырга яратсагыз да, бу атнада сабыр итәргә туры киләчәк. Финанс хәлегезне яхшыртыр өчен өстәмә керем булдыру белән мәшгуль булырсыз. Ялгызларны яңа танышу, романтик очрашулар көтә. Гаиләгез белән берәр кая барып күңел ачу, ял итү комачау итмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп