Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

31 август - 6 сентябрь атнасына йолдызнамә

Кучкар Мөһим сөйләшүләрдә интуициягә таянмагыз, акыл белән уйлап эш итегез, конфликтлардан читтәрәк булырга тырышыгыз. Дуслар һәм танышлар белән очрашулар көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәхәббәт өлкәсендә күңелле сюрпризлар көтәчәк.

31.08-6.09

Үгезбозау
Җитди эшләрне кичектереп тору хәерле. Сезнең күп кенә сорауларны хәл итүдә белемегез җитмәү яки гомумән дә ялгыш фикер йөртүегез ихтимал. Үз-үзегездә ышанычны ныгытырга якыннарыгыз һәм дусларыгыз ярдәм итәчәк. Әгәр шулай да хата ясасагыз, борчылмагыз. Берни дә эшләми торган кеше генә ялгышмый.


Игезәкләр
Һөнәри өлкәгә кагылышлы, язмышны хәл итәрлек карарлар кабул итү өчен кулай вакыт. Хезмәттәшләрегез сезне хуплап торырга әзер. Алар ярдәме белән сез зур уңышларга ирешә алачаксыз. Мәхәббәт фронтында хәлләр бераз киеренке. Якын кешегезгә карата объектив булыгыз.


Кысла
Эшегездә мөһим адымнар ясарга ашыкмагыз. Яңа һәм беренче карашка өметле булып күренгән тәкъдимнәрдән баш  тартыгыз. Сезне шикләнүләр борчып торачак, үз-үзегездә ышаныч булмыйчак. Бу вакыт аралыгын үткәреп җибәрә белергә генә кирәк. Тиздән барысы да яхшы булыр.


Арыслан
Үзегезне шатландырыр вакыт җитте. Кибетләрдә йөрергә яратсагыз, теләгән әйберегезне сатып алырга була. Аралашырга яраткан кешеләр вакытларын кызыклы очрашуларга багышлый ала. Әгәр дә инде тынычлап ял итәргә теләсәгез, шулай эшләгез, үзегезне күңелегезгә хуш килмәгән нәрсәләрне башкарырга мәҗбүр итмәгез.


Кыз
Туганнар белән килеп чыккан көтелмәгән низаглар кәефегезне төшерә алачак. Бу хәлләрне тавыш күтәрмичә, кызмыйча гына чишә алсагыз, күп кенә сорауларга нокта куеп булачак. Финанс мәсьәләләрендә төгәлрәк булыгыз, карарлар кабул иткәндә ашыкмавыгыз хәерле.


Үлчәү
Бу вакыт аралыгы килешүләр төзү, контрактларга кул кую өчен уңышлы. Күптәннән кул җитмәгән эшләргә тотынырга вакыт. Финансларга бәйле сорауларда кайбер кыенлыклар килеп чыгуы ихтимал. Бурычка акча алырга яки бирергә ашыкмагыз. Исәнлегегезгә игътибар итсәгез әйбәт булыр.


Чаян
Бу атна теләсә кайсы, хәтта бик катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итү өчен уңай. Җитди сорауларны тыныч кына чишәргә тырышыгыз, кайбер конфликтлы ситуацияләр сезнең файдага хәл ителмичәк. Аралашу һәм очрашулардан баш тартмагыз. Яңа танышулар өчен дә кулай вакыт.


Укчы
Бу атна бик “кызу” булырга мөмкин, хәлләр киеренкеләнә ала. Соңыннан якын кешеләрегез алдында гаепле булып калмас өчен сүзләрегезне һәм хисләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз. Бу конфликтны булдырмаска һәм абруегызны саклап калырга ярдәм итәчәк.


Кәҗәмөгез
Бу көннәрдә сезгә башлыча күңелегезгә хуш килгән бурычларны үтәргә туры киләчәк. Яңа кызыклы тәкъдимнәр килеп ирешәчәк, аларга игътибар итегез. Кискен ситуация килеп чыккан очракта, аек акыл белән эш итәргә кирәк. Якын кешегез белән мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр көтелми.


Сукояр
Яңа планнарны тормышка ашыру өчен кулай вакыт. Сезнең позицияне ныгыта торган эшләр белән шөгыльләнегез, тик шул ук вакытта очрашулар, дуслар белән аралашу өчен дә вакыт калдырыгыз. Финанс мәсьәләләрендә сак булыгыз, зур чыгымнардан баш тартып торыгыз.


Балык
Шикле тәкъдимнәргә ризалашып акчагызны әрәм итә күрмәгез. Атна буе финанс сорауларына бик җитди карарга кирәк. Хисләргә бирелеп, акчаны җилгә очырту ихтималы зур. Романтик очрашулар һәм гомумән танышулар өчен уңышлы вакыт. Ял көннәрен якыннарыгызга багышлагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев