Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

5 яшьлек малай кер юу машинасына кереп утырган...

Ә аннан чыгар өчен коткаручыларны чакыртырга туры килгән.

Уфада 5 яшьлек малай кер юу машинасына кереп утырган. Ә аннан берничек тә чыга алмагач, әнисе коткару хезмәтенә шалтыратырга мәҗбүр булган. Бу хакта Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.

Коткаручылар биш минут эчендә "тоткынлыкка" эләккән сабыйны иреккә чыгарган. Табиб җентекләп карап, балага зыян килмәвен белдергән.

Менә шулай, гади генә кызыксыну аркасында уеннан уймак чыккан.

Уфада шундый ук очрак 2011 елда булган. Анда да баланы кер юу машинасыннан коткаручылар чыгарган. Бу турыда Уфаныӊ «Кызыл таӊ» газетасы яза.

 

Фото:https://pixabay.com

http://baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X