Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

68 яшьлек әби 20 ел дәверендә 10 кешене үтергән һәм һәр адымын көндәлегенә язып барган

20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче кешеләрнең гомерен өзү турында теләр теләмәс кенә сөйли икән. Петербургта булган бу вакыйга бар халыкны...

20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче кешеләрнең гомерен өзү турында теләр теләмәс кенә сөйли икән. Петербургта булган бу вакыйга бар халыкны тетрәндергән.
Күршеләре аның авыру булып кылануын әйтә, әбинең бик хәйләкәр һәм зирәк булуы турында сөйлиләр. 79 яшьлек Валяның фатирына вакытлыча күченеп тору өчен ул өендә ремонт баруын уйлап чыгарган икән. Җинаятькә, димәк, алдан ук әзерләнгән. "Убырлы карчык"ны 26 июль көнне тоткарлыйлар. Тамара өйдәшен юылмаган савыт-саба өчен үтерүен яшерми.
- Мин аларны юмадым. Валяның мине әрләячәгенә ышанып, аны үтердем, - дигән ул.
Җинаятькә әби алдан ук әзерләнгән: видеокамераларның чыбыкларын өзгән, Валяның гәүдә өлешләрен төрле чүп контейнерларына ташлаган. Әмма ул ТСЖның камераларны тиз арада төзәтәчәген исәпкә алмаган. Күршеләр дә соңгы арада аны күзәтеп йөри башлаган булган һәм полициягә хәбәр иткән. Аның шәхси әйберләре арасында табылган көндәлектәге (ул һәр үлем очрагын рус, инглиз, немец телендә язып барган) язмалар, һәр адымы полиция вәкилләрен аптырашта калдырган, алар "чәчләр үрә торды" дип белдергән. Хәзер язмалар буенча башка үлем очраклары да тикшерелә, дип яза "Саба таңнары" газетасы.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эбиутеруче 68 яшьлек эби