Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

9нчы сыйныф укучылары имтиханнарын татар телендә тапшыра алачак

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Ул брифингта 9нчы сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә аерым тукталды. Министр билгеләп узганча, быел аларга 4 фәннән мәҗбүри имтихан тапшырырга туры киләчәк. Аның икесе, аерым алганда, рус теле һәм...

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Ул брифингта 9нчы сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә аерым тукталды. Министр билгеләп узганча, быел аларга 4 фәннән мәҗбүри имтихан тапшырырга туры киләчәк. Аның икесе, аерым алганда, рус теле һәм математика, - мәҗбүри, калган икесен укучылар үзләре сайлый.
"Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар төркемнәрендә, шулай ук татар, чуваш, мари, удмурт, мордва телләрендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучылар, ана теленнән имтихан сайлаган очракта, иҗади биремле изложение язачак. Әлеге категория өчен үз телләрендәге әдәбияттан (родная литература) һәм рус телле төркемнәрдә белем алучылар өчен татар теленнән имтихан контроль-исәпләү материаллары буенча үткәреләчәк", - диде министр.
Ул билгеләп узганча, татар телендә белем алган 9нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын туган (татар) телендә тапшыру мөмкинлегенә ия. 8 фән буенча контроль-исәпләү материалларының күрсәтмә вариантлары татар теленә тәрҗемә ителеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/01/26/117671/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев