Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Абдуразак хәзрәт Гыймранов: “Якты киләчәгебез өчен тавыш бирдем”

Лениногорскиның “Ихлас” мәчете укытучысы Абдуразак хәзрәт Гыймранов буш вакыты килеп чыгуга сайлау участогына барып үз фикерен белдерде.

 

 

Бердәм сайлау көнен көтеп тормыйча, мәчет вәкиле үзенең яшәү урыны буенча урнашкан 1805 сайлау участогына юл алды. Яшәгән төбәгебезнең киләчәк тормышы өчен тавыш бирү һәркемнең гражданлык бурычы, ди ул.

- Мөселман җөмһүрияте президентын сайлаган вакытта да, Россия Президенты өчен тавыш биргәндә дә сайлауларда катнашабыз, чөнки илебезнең гражданнары буларак, без бу эштән читтә калырга тиеш түгел. Бүген без үзебезнең киләчәгебезне сайлыйбыз. Хәзерге вакытта республикабызда дин ягыннан да, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, телебезне күтәрү юнәлешендә бик зур эш башкарыла. Без моның белән бик канәгать. Алда да бу шулай дәвам итәр, халкыбыз үз теленә, үз диненә кайтыр, киләчәгебез якты, матур булсын дип бүген тавыш бирергә килдем, - ди ул.

Политехника колледжы бинасында урнашкан 1805 сайлау участогына барлыгы 8 йорт керә, сайлаучылар саны якынча 2400 кеше. Участок сайлау комиссиясе рәисе Ирина Разуваева сүзләренә караганда, халык бик актив, көн дәвамында кешеләр килә торалар. Муниципаль сайлауларда катнашу өчен гражданнар 9нчы сентябрьдән үк тавыш бирә башлаганнар.

Әйтергә кирәк, сайлаулар имин, куркынычсыз шартларда уза. Чиратлар юк, һәр сайлаучыга индивидуаль пакетка салынган битлек, антибактериаль салфетка һәм перчаткалар бирелә. Тавыш бирү өчен иң күбе 3-4 минут вакыт сарыф ителә.

Гөлназ Хәйретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев