Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әйдә, ШаяРТ!» КВН уенының район этабы җиңүчеләре билгеләнде

Яшьләр юморны аңлый, алай гына да түгел, оста итеп шаярта да ала икән.

Моның шулай икәнлеген Мәгариф йортында узган Шаяннар һәм тапкырлар клубы лигасында күрдек.

Бу гадәти генә КВН түгел иде. Лениногорск яшьләре “Әйдә, ШаяРТ!” бәйгесенең район этабының сайлап алу турында көч сынаштылар. Татар КВН лигасы хәзер «Әйдә, ШаяРТ!» дип атала. Уен берничә этапта уза. Башта республика районнарында сайлап алу этаплары уза. Иң көчле командалар Казанга фестивальгә чакырыла.

Казаннан “Әйдә, ШаяРТ” проектыннан кураторлар килеп, башта 3 көн дәвамында КВН мәктәбе уздырдылар.

“Без килер алдыннан командалар тупланган иде. Алар белән ныклы әзерлек үттек, КВН мәктәбе уздылар. Өч көн дәвамында катнашучы кызлар-егетләр белән кызык-мызыклар язарга, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәндек”, - дип сөйли “Әйдә, ШаяРТ” проекты мөхәррире, оештыручысы, юмор остасы Фаил Баязитов.

Ул Лениногорскидагы уеннардан Казанга ике команда сайланып алачагын әйтте. “Аның берсе - республика Лигасында катнашачак, моның өчен бүгенге уенда җиңәргә генә кирәк, ә икенче команда «Әйдә, ШаяРТ!» уенына барачак”, - дип аңлатты.

Ул көнне “Әйдә, ШаяРТ!” бәйгесенең район этабының сайлап алу турында дүрт команда көч сынашты: 10нчы мәктәптән “Петросяны” командасы, 12нче лицейдан “Чикиряу”, 8нче мәктәптән  “Не придумали” командасы һәм 11нче гимназиядән “Шаяннар” командасы. Әйтергә кирәк, бары тик гимназия укучылары гына татар телендә чыгыш ясады.

Дүрт команда да кызыклы чыгышлары белән сәхнәне «бизәделәр». Уенчылар гаилә темасына, мәктәп тормышына, зәңгәр экраннарда бара торган шоу-тапшыруларга кагылып, бераз “төрттереп”, кызыклы чыгышлар тәкъдим иттеләр.

Жюри әъзалары командаларның чыгышын бәяләп барды.

Шулай итеп, “Әйдә, ШаяРТ” район этабы уенында гран-прига «Шаяннар» командасы лаек булды.

«Республика» лигасы уенында гран-прины «Не придумали» командасы алды.

Беренче урында - «Петросяны», икенче урында - «Чикиряу» командасы. 

11нче гимназия һәм 8нче мәктәп командалары Казанда узачак уенга чакыру алдылар. Аларга уңышлар телибез.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев