Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ак Барс” клубында яңа президент

Кичә «Ак Барс» хоккей клубының яңа президенты Наил Маганов тантаналы рәвештә үз вазифаларына кереште. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. «Ак Барс» - үз җиңүләре белән республикабызны таныткан символ. Алтмыш еллык тарихында клуб олы юлны узып, дүрт тапкыр ил чемпионы булды, Ике тапкыр Гагарин Кубогы алды. Аның базасы иң...

Кичә «Ак Барс» хоккей клубының яңа президенты Наил Маганов тантаналы рәвештә үз вазифаларына кереште. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.


«Ак Барс» - үз җиңүләре белән республикабызны таныткан символ. Алтмыш еллык тарихында клуб олы юлны узып, дүрт тапкыр ил чемпионы булды, Ике тапкыр Гагарин Кубогы алды. Аның базасы иң шәбе, үзенең тәрбияләгән яшьләре бар - болар барысы да Шәфәгать Тәхаутдинов тырышлыгы. Ул җитәкләгән 12 ел эчендә республика хоккее тормышы ничек үзгәргәннен күрәбез - бу нефтьчеләребез тырышлыгы. Хоккейның алга таба үсеше өчен әйбәт нигез салынган. Инде ирешелгән дәрәҗәне саклап кына калмаска, планканы тагын да югарырак күтәрергә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан илнең иң спорт сөючен регионнарының берсе. Республика халкының 40 проценты һәрдаим спорт белән шөгыльләнә. Татарстан ил буенча спорт өлкәсендә иң зур күрсәткечләр бирә. Республикада дөнья дәрәҗәсендә спорт базасы булдырылган. Бу исә югары дәрәҗәдә спортчыларны тәрбияләргә ярдәм итә. Хоккей моның бер мисалы.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев