Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Америка шәраблары нәселсез калдыра

Роспотребнадзор АКШта эшләнгән кайбер шәрабларда зарарлы матдәләр тапкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә. Менә ул шәраблар: Geyser Peak Merlot коры кызыл шәрабы (җитештерүче Geyser Peak Winery), Crane Lake Moscato ак татлы шәрабы (җитештерүче Crane Lake Cellars) һәм Gnarly Head Chardonnay ак ярымкоры шәбары (җитештерүче Dellicato Family Vinayards). Gnarly Head...

Роспотребнадзор АКШта эшләнгән кайбер шәрабларда зарарлы матдәләр тапкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Менә ул шәраблар: Geyser Peak Merlot коры кызыл шәрабы (җитештерүче Geyser Peak Winery), Crane Lake Moscato ак татлы шәрабы (җитештерүче Crane Lake Cellars) һәм Gnarly Head Chardonnay ак ярымкоры шәбары (җитештерүче Dellicato Family Vinayards).
Gnarly Head Chardonnay шәрабында фталатлар артык күп.
Фталатлар онкологик авыруларга китерергә һәм ир-атларда да, хатын-кызларда да нәселсезлек проблемасына сәбәпче булырга мөмкин икән.
Geyser Peak Merlot һәм Crane Lake "Moscato" шәрабларында фталатлар да, бифеназат пестициды да күп. Ул виноградта була торган талпаннарга каршы көрәштә кулланыла.
Әлеге шәраблар сатудан алынган.
http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: американское шампанское шампанское

2
X