Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Америкага киткән татар җырчысы Россиягә кайта алмый

Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте

Америкага киткән җырчы Гөлназ Батталова Россиягә, төгәлрәге Казанга кайта алмый. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итте.

“Минем белән бар да яхшы, зинһар, минем өчен борчылып тормагыз. Әлегә мин Америкада калачакмын. Вәзгыятькә аек акыл белән карап, Россиягә кайтыргамы, юкмы икәнен уйларга кирәк. Ашыгыч карар кабул итәргә теләмим. Чит илдәге россиялеләргә киңәшем: Россия картасы белән түләмәгез. Алайса бер доллар өчен 170-180 сум алачаклар. Әгәр бик кирәк икән, башта долларны сатып алыгыз”, - ди Гөлназ.

Ул бер сәгать дәвамында Америка аэрофлоты белән элемтәгә керергә тырышкан. Нәтиҗәдә билет өчен түләгән акчасын кире кайтара алган. 

 

Чыганак: Шәһри Казан 
http://agryz-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев