Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ана капиталын балаларны дәвалау өчен кулланырга бирергә тәкъдим иттеләр

Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова балалы гаиләләргә ана капиталы акчасын баланың медицина дәвалануы өчен кулланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Ана (гаилә) капиталы акчасын балага медицина ярдәме күрсәтү өчен файдалану мөмкинлеген бирү турындагы мәсьәләне карарга», - диелә Хөкүмәт өчен тәкъдимнәр текстында.

Москалькова шулай ук яңа Административ хокук бозулар турында РФ кодексын һәм Процессуаль кодексын эшләүне тизләтергә кирәклеген әйтте.

Бу кодексларга, аның сүзләренә караганда, журналистның һөнәри эшчәнлегенә комачаулаган өчен административ җаваплылыкка тартуда нигезләрне төгәлләштерү, төнге вакытта тынлык режимын бозган өчен җаваплылык хакында, шулай ук тоткарланган затларга кайда икәнлекләрен хәбәр итү өчен телефон аша шалтырату хокукы бирү турында нигезләмәләрне кертергә кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/xokumatka-ana-kapitalyn-balalarny-davalau-ocen-kullanyrga-roxsat-itarga-takdim-ittelar-5855616

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев