Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Ана капиталына йорт сатып алуның шартлары үзгәргән

Ил Хөкүмәтенең бу хактагы Карары 13 февральдән үз көченә керде.

Бу елдан Ана капиталына йорт яки таунхаус сатып алган очракта, аның даими яшәү өчен яраклылыгын да раслап күрсәтергә туры киләчәк. Мондый бәяләмә соңгы бер ел эчендә алынган булуы да шарт.

Ил Хөкүмәтенең бу хактагы Карары 13 февральдән үз көченә керде. Бу елның гыйнварыннан гамәлгә кергән закон нигезендә, Ана капиталы акчасына торак шартларын яхшыртырга теләүче гаиләләргә, тәгаен әйтсәк, сертификатка йорт яки таунхаус сатып алырга җыенучыларга торакның яшәү өчен яраклылылгын да раслап күрсәтергә киләчәк.

Россия Дәүләт Думасының Гаиләләрне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина әйтүенчә, шул рәвешле, Ана капиталын законсыз рәвештә акчага әйләндерүчеләргә чик куярга телиләр.

“Югыйсә, бүген сертификатка тузган яки авария хәлендәге торак сатып алучылар күп”, – дигән ул. Шунысын да искәрткәннәр: торакның даими яшәү өчен яраклылык документы сату-алу килешүе рәсмиләштерелгәнче күп дигәндә бер ел эчендә алынган булырга тиеш.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162312/

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев