Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча фильм төшерә башлыйлар

«Без — кырык беренче ел балалары» киносының режиссеры сүзләренчә, фильм Бөек Ватан сугышы елларындагы әтисез балачак темасына багышлана.

Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында 12 мартта Габдулла Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча «Без — кырык беренче ел балалары» исемле яңа Татарстан фильмын төшерү башлана. «Татар-информ»га картинаның режиссеры Әмир Галиәскәров шул хакта сөйләде.

«Китап үзе педучилищеда укучы яшүсмерләр тормышы турында сөйли. Сугыш дәһшәтләренә карамастан, анда юмор, балаларга хас табигыйлык күп. Бу катлаулы бәйләнешне без фильмда күрсәтергә тырышырбыз», — дип сөйләде режиссер.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, сугыш вакытында күп кенә балалар әти-әнисез калган. «Без киң прокатка йөз тотабыз. Фильм үзе татар телендә булса да, рус субтитрлары ясарга планлаштырабыз. Киләчәктә бу эшнең бай фестиваль тарихы булуын теләр идек», — ди Галиәскәров.

Кинематографист аңлатып узганча, кышкы сәхнәләрне төшерү ике көн дәвам итәчәк, ә калган сәхнәләр бу елның җәендә үк төшереләчәк.

Кинолента сценарие авторы — Әлфирә Мәһдиева. Мөхәммәт Мәһдиев ролендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин булачак, ә Татарстан Республикасының атказанган артисты Ирек Хафизов училище директоры ролен башкарачак.

Әркәшә Пермяковка Рәис Әхмәтзакиров расланган, ә Нурулла Гыйззәтуллин образын Илсаф Нәҗипов тормышка ашырачак. Әлеге эшкә Казан театр училищесы студентлары җәлеп ителгән.

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелә. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев