Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Автомәктәпләр федерациясе Татарстанда иң яхшы һәм иң начар мәктәпләр рейтингын төзеде

Экспертлар 2020 елның беренче яртысында кайсы автомәктәпне тәмамлаучыларның дәүләт автоинспекциясендә имтиханнарны беренче тапкырдан ук тапшыруларын ачыклаган.

 

Татарстан автомәктәпләре федерациясе 2020 елның беренче алты ае нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы һәм иң начар мәктәпләре рейтингын төзегән. Исемлекләр оешманың рәсми сайтында урнаштырылган.

Беренче рейтингта экспертлар дәүләт автоинспекциясендә кайсы автомәктәпне тәмамлаучыларның ешрак имтиханнарын беренче тапкырдан ук тапшыруларын ачыклаган.

Исемлекне Кама Тамагындагы «Багира» автомәктәбе җитәкли. Беренче тапкыр «теория»не мәктәп тәмамлаучыларның – 74%ы, “мәйданчык”ны – 96%, ә “шәһәр"не 95%ы тапшырган. Икенче урында – ТР Буа “ОСТО”сы, өченче урында – Нурлаттагы «Илона» автомәктәбе.

Казан мәктәпләре арасында иң югары позициядә «А-Мастер Класс» автомәктәбе, ул 24нче урында. Соңгы 179нчы юлда Чаллының «Руц» автомәктәбе урнашкан, аны тәмамлаучылар ярты ел эчендә беренче тапкырдан «теория»не дә, «шәһәр»не дә тапшыра алмаган, ә «мәйданчык”ны беренче тапкыр имтихан бирүчеләрнең 3 проценты гына тапшырган.

Мәктәпләрнең антирейтингы юл-транспорт һәлакәтләре нигезендә төзелгән – кайсы мәктәпне тәмамлаган һәм ике елга кадәр стажлары булган машина йөртүчеләр катнашындагы һәлакәттә кешеләр һәлак булган яки зыян күргән очраклардан чыгып билгеләнгән.

Антирейтингта Әлмәттә “Джек 116” автомәктәбе  алда бара. 2018-2019 елларда ул 28 кешене укыткан, шуларның берсе авыр юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Икенче урында – Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, өченчедә – Казандагы «Автоспецсервис».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев