Заман сулышы

Автомәктәпләрнең эшендә кагыйдә бозулар турында татарстанлылар "кайнар линиягә" аноним шалтырата алалар

Республика мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсендәге күзәтчелек департаментында автомәктәпләр эше буенча "кайнар линия" ачылды.

Автомәктәпләр эшендә укыту кагыйдәләрен бозу фактлары турында, мәсәлән , бер мәктәптә укып - сертификат икечесеннән бирелсә, гамәли сәгатьләр планда күрсәтелгәннән азрак булса, укыту сыйфатсыз башкарылса, бу турыда аноним рәвештә шалтыратып әйтергә мөмкин. "Кайнар линиянең" телефоны: 8 987 411 64 63, шулай ук "ВКонтакте" челтәренә http://(vk.com/obrnadzor_tatarstan), инстаграмга http://(instagram.com/obrnadzor_tatarstan? igshid=p3r2. адресларына хәбәр язарга, яки http:// Landysh.Ahmetova@tatar.ru. ссылкасы буенча электрон хат җибәрергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: