Автосөюче яшь лениногорскилылар очрашты
“Игътибар, балалар” оператив-профилактик чара барышында балалар-яшүсмер автомәктәбендә укучылар белән очрашу узды.
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рахманова хәбәр иткәнчә, автомәктәпнең 2020-2021 елдагы эшчәнлегенә анализ ясалган, укуда аерым уңышларга ирешкән яшь автомобиль сөючеләрне билгеләп узганнар.
Зөлфия Мөдәррисовна әйтүенчә, барлык балалар – укучылар да тырыш. Уңышлы чыгыш ясаучы укучылар грамоталар белән бүләкләнде. 7нче мәктәптән Айнур Галиев, Богдан Пахоруков, Богдан Чатуров, Альберт Хәеров – шундыйлар рәтенә керә. Илина Кашапова – 10нчы мәктәп укучысы автода күп төр ярыш буенча Әлмәттә, Казанда узган республика конкурсларында уңышлы чыгышы өчен бүләкләнде.
“В” категориясенә Бөгелмәдә имтихан бүлегендә имтихан тапшыручы яшь шоферларның да уңышлары сөендерә, ди Зөлфия Рахманова. Аларның барысы да теоретик өлешне тапшырган, ә практик өлешне 40 проценты гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев