Зеленая Роща мәктәбендә авыл мәктәпләре арасында «көзге кросс» узды.
Бу хакта Лениногорск ГТО тапшыру үзәге хәбәр итә.
Ярышлар ГТО Бөтенроссия физкультура- спорт комплексы зачетына кергән. Ярышларда авыл мәктәпләренең 6-11 нче классларыннан 150 укучы катнашты. 16 белем бирү учреждениесе ярышты.
Нәтиҗәдә, гомумкоманда зачетында, урта белем бирү учреждениеләре арасында - Шөгер мәктәбе, төп белем бирү учреждениеләре арасында Иске Иштирәк мәктәбе җиңүчеләр булды.
фото: https://vk.com/id710355460
Нет комментариев