Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл укытучыларына компенсация бирергә җыеналар

Россия Мәгариф министрлыгы «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр әзерләде. Алар кысаларында авылда эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар исемлеген арттыру планлаштыра. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

 

«Авыл торак пунктларында, эшчеләр бистәләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яки 50 меңнән азрак кеше яши торган шәһәрдә эшләүче педагогларга торак биналарның коммуналь хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Анда җылылык һәм электр өчен компенсация дә керә», диелгән хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, чыгымнарны каплау күләмен, шартларын һәм тәртибен Россия Хөкүмәте һәм төбәкләр раслаячак. Компенсация өчен акчаларны федераль бюджеттан һәм субъектлар бюджетларыннан бүлеп бирү планлаштырыла.

Авылдагы укытучылар өчен күп кенә социаль ярдәм чаралары каралган, шул исәптә «Земский учитель» программасы да бар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев