Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Авылдагыларга өстәмә бар

2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче пенсионерларга 1300 сум күләмендә акча өстәлеп килә

Әлеге яңалык агымдагы ел башыннан үз көченә кергән пенсия законнарына төзәтмәләр кертүдә каралган.

Ләкин аның тагын бер мәҗбүри шарты бар. Өстәмә акча авыл хуҗалыгы өлкәсендә билгеле бер һөнәрләр исемлегенә кергән һөнәр иясе булган һәм  бу өлкәдә 30 елдан да кимрәк эшләмәгән, шулай ук пенсия алган чорда авыл җирлегендә яшәүвен дәвам иткән гражданнар өчен генә каралган.

Әгәр сез авылда 30 ел яшәп, мисал өчен, балалар бакчасында яки башка җирләрдә эшләгән булсагыз, без бу периодны авыл хуҗалыгы  стажына кертә алмыйбыз,- дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Әлмәт шәһәрендәге идарәсе җитәкчесе Фая Якупова.

Хәзер Пенсия фондында әлеге пенсияләрне яңадан исәпләү буенча эш алып барыла. Һәрбер пенсионер Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, тиешле түләү хокукын раслаучы документларын тапшыра ала.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев