Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Азат Ягафаров Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында булды

Көньяк-көнчыгышның ике шәһәрендә калаларның социаль мәсьәләләре, хезмәт урыннары, казанышлары турында турында сөйләшү алып барылды.

Аның беренчесе Бөгелмәдә, Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров катнашында үтте. Шул ук көнне Лениногорскида ветераннар һәм җәмәгатьчелек белән очрашу да булды.

Бөгелмәдә “Татэнергосбыт” бүлекчәсендә булып, кулланучылар белән эшләү алымнары турында фикер алыштылар, биредә аралашу электрон формага күчә.

“ТНГ-Групп” предприятиесендә алга таба үсешне күзалладылар. Компаниянең Россиянең барлык нефть-газ чыгару төбәкләрендә, шулай ук ерак һәм якын чит илләрдә эшләүче промысел, геологик разведка һәм фәнни-җитештерү бүлекчәләре бар. Биредә 6 меңнән артык кеше эшли. Ул көнне иң яхшыларына Мактау грамоталары тапшырдылар.

Ике  коллективта да  республика буенча, аерым алганда, Бөгелмә районы буенча социаль-икътисади күрсәткечләр тәкъдим ителде. Предприятие хезмәткәрләрен сәламләп һәм нефтьчеләр исеменнән һөнәри бәйрәм белән котлап, Азат Ягафаров, «Татнефть» өчен социаль җаваплылык компания хезмәткәрләре белән генә чикләнми, һәр төбәкнең, һәр нефть районының иминлеге мөһим, дип ассызыклады.
Яшьләр сараенда Халыкара хәйриячеләр көне алдыннан биредә иреклеләр активы белән очрашу узды. Шәһәрдә «Игелекле атна» акциясе уңаеннан игелекле эшләрдә актив катнашкан волонтерлар һәм оешмалар билгеләп үтелде.

Кунаклар шәһәрнең төзелә торган объектларын карадылар, алар арасында «Энергетик» стадионы да бар. Быел биредә яңа өсте ябулы футбол манежы ишекләрен ачачак. Күптән түгел төзелгән мәчеттә булдылар һәм 6нчы номерлы мәктәптә ремонтланган азык-төлек блогын карадылар.
- Бөгелмә, Татарстанның күп кенә шәһәрләре кебек үк, елдан-ел яхшыра бара, - диде Юрий Камалтынов.
Әлбәттә, биредә социаль җаваплылык  роле зур. Әйтик,  “Безнең ишегалды” - республика программасы, аны финанслау “Татнефть” финанс средстволарына гамәлгә ашырыла. 50 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелгән. Республика буенча 6 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк.


Лениногорскиның актив ветераннары белән әңгәмә җитди булды. Өлкән буын вәкилләре сорауларны “кабыргасы” белән куярга күнеккән. Алар Лениногорск шәһәрен төзүчеләр, нефть промышленностенә  нигез салучылар. Бүген шәһәрнең киләчәге,  эш урыннары, хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм, әлбәттә, пенсионерларга ярдәм итү сораулары борчый.

-    Минем күптәннән Лениногорск ветераннары белән очрашасым килә иде. Лениногорск – республиканың нефть бишеге. Иң беренче нефть чыганаклары монда табылган. “Татнефть”тә ветераннарга мөнәсәбәт үзгә. Бу шулай булды да һәм булачак та. Без аларга ярдәм итәргә тырышабыз, олы буын вәкилләре үзләрен ятим итеп сизмәсеннәр. Өлкәннәрдән җавап ишетү бик мөһим, - диде Азат Ягафаров.
Лениногорскида эш сәфәре шәһәрнең бер микрорайонындагы ишегалды бәйрәмендә катнашу белән тәмамланды. Үсеп килүче буын – төбәкнең киләчәге. Аларның шат йөзләрен күрү, иң активларын, иң яхшыларын бүләкләү дә күңелләргә шатлык өсти.

Юлия Могила.

Сергей Трусов фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев