Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урмышлы егетләре булдыра

Вакыт дигәнең бигрәк тиз үтә. Өч айлык каникулның икесе узып, соңгы ае гына калуы турында әйтүем. Әлеге каникул балалар өчен иң күңеллесе, иң яратканыдыр, мөгаен.

Мәктәп турында бөтенләй онытып, бар күңелләрен биреп җәйгә чумганнар бит алар. Кемдер ял итә, икенчеләре әби-бабайда, башкалары бер лагерьдан кайта, аннан икенчесенә китә. Авыл баласы икәнсең, йортта-хуҗалыкта мал-туар, кош-корт бар икән, димәк, эш тавык та чүпләп бетерә алмаслык булачак, шуның янына бакча мәшәкатьләрен дә кушсаңмы?  Авыл баласы дип кенә язып, шәһәрнекен үпкәләтергә җыенмыйм. Авылда, шәһәрдә үсүчеләрнең дә төрлесе була. Тик, килешәсездер, авылдагылар  хезмәтнең ни икәнен күреп үсә. Хәтеремдә: кечкенә чагымда җәй айларында күршедәге әбигә Яр Чаллыдан оныгы кайта иде. Без аның белән дуслашып, аралашып йөри башладык. Мин иртә белән торып, каз-үрдәк  бәпкәләрен, бройлер чебешләрне ашатып, кечкенә чебиләргә кычыткан җыеп кереп, болдыр төбен юып алып, Эльвира янына кергәндә, ул йокысыннан гына торып килә иде әле.
“Хәзер яшәү шартлары үзгәрде, тормыш итәр өчен уңайлыклар артты, болай итеп, балаларны эштән биздерәбез”, ди берәү. Районыбызда эштән бизмәгән, авыл тормышының ни икәнен, хезмәтнең җимеше татлы икәнен белеп үсүче балаларыбыз да бар бит әле. Мәсәлән, Урмышлыдан Искәндәр Хәбибуллин  җәйге каникулга чыгуга эшкә ябыша – бабасы Фәнзәт Хәбибуллинның фермерлык хуҗалыгына көтүче булып урнаша да, 30 августта гына  тәмамлый. Сентябрьдә дә эшләр иде, тик укырга барырга вакыт җиткән була шул. Фермер Фәнзәт Хәбибуллинның хуҗалыгында булган маллар дүрт көтүгә бүленеп чыга, шуның берсе Искәндәр карамагында.
-    Бабайга кечкенә чактан ук булышам, - ди 9нчы сыйныфка барырга әзерләнүче Искәндәр. – Көтүче булуның ояты юк, иң мөһиме – син хезмәттә, көн бушка, файдасыз узмый. Көтү көткән өчен бабай акча да түли әле, - ди ул.
Аның көтүендә 70ләп баш мал. Берничә ел көтү көткән Искәндәр бу эшнең җаен белеп бетергән,  нык итеп чыбыркысын гына шартлатып ала, сыерлар аны шунда ук тыңлый. Тәҗрибәле көтүче буларак, башка көтүчеләрне дә ял иттерә икән. Сабыр да икән, соң көнне үткәрергә түземлек тә кирәк бит. Энесе Сәйдәш тә аның янында. Ул амбарда да эшләп ала икән. Димәк, икәүләшеп әтисе белән әнисенең гаилә бюджетын тулыландыралар.
-    Көтү көтеп, үзләренә яхшы кесә телефоннары алдылар. Мәктәпкә киенер өчен дә алар түли, - ди әнисе Рузалия ханым. – Искәндәргә ял итәргә әйтсәк тә, тик ул барыбер эшлим дип кенә тора. Акчаны мин үзем эшләп алам, ди. Ике атна “Сәләт” лагеренда ял итеп кайтты да, көтүгә китте. Эшләп үсүләре яхшы инде. Балаларыбыз – йортта, өйдә дә безнең булышчылар, - ди ул.
Искәндәр маңгай тире түгеп тапкан акчаның кадерен белә, юк-барга әрәм итми икән.
-    Җыеп барам, акчаны кирәк-яракка тотабыз. Менә тиздән мәктәпкә барыр вакыт җитә. Киемнәр, уку кирәк-яраклары алырга кирәк булачак. Бабайга ярдәм иткәч, әти-әнигә файда китергәч, үземне зурлар кебек хис итәм, - ди Искәндәр.
Урмышлыда аның кебек тагын тырыш егет бар икән, ул – Риналь Даутов. Ул да көтүче хезмәтен башкара. Иртән торып, кичке 6-7дә эштән кайтучы егетләргә уңышлар телисе килә. Димәк, аларда өмет бар.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев