Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар бакчаларына бәйрәмнәргә баланың әтисе яки әнисе генә кертелә

Бәйрәмгә килүчеләрнең вакцинация турында QR-коды булуы шарт.

Балалар бакчаларында балаларның Яңа ел бәйрәменә ата-аналарның берсе генә һәм QR-кодын күрсәтеп кенә керә алачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, әти яки әни коронавируска каршы вакцинацияләнгән булырга тиеш. «Бу регламент бинада берьюлы булырга рөхсәт ителгән кешеләр санын исәпкә алып, балаларны һәм олыларны саклау өчен кертелде», — диде ул.

Вице-премьер сүзләренчә, оператив штабка балалар бакчаларындагы бәйрәмнәргә әбиләр яки бабайлар барырга теләве турында мөрәҗәгатьләр килсә дә, моңа юл куеп булмый. Коронавирус очраклары кимесә дә, Ләйлә Фазлыева уяу булырга киңәш итте.

Ул яше 60 тан узганнарны массакүләм чаралар уза торган урыннарга йөрүдән тыелып торырга өндәде. Бу, бигрәк тә, вакцинация үтмәгәннәргә кагыла.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев