Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар пособиесе артачак

Айлык түләүләр, җиде процентка артып, 12 мең сумга якын тәшкил итәчәк.

 

.Киләсе елдан башлап Хөкүмәт беренче балага пособие түләү өчен 2019 елга караганда өч тапкыр күбрәк акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Басма мәгълүматлары буенча, 2020 елда пособиеләрнең гомуми күләме – 150 миллиард, 2021 елда 156 миллиард сум тәшкил итәчәк. Быел беренче бала туу яки уллыкка алуга бәйле рәвештә пособиеләр түләүгә бюджеттан 50 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Айлык түләүләр җиде процентка артып, 12 мең сумга якын тәшкил итәчәк. Гыйнвар аеннан өч яшькә кадәрге баласы булган, ә ата-аналары җан башына ике яшәү минимумыннан азрак акча алучы гаиләләр әлеге пособиегә өмет итә алачак.

Хәзер айлык түләүләрне балалары яшь ярымга җиткәнче керемнәре бер кешегә 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр ала.

  •     2 августта Россия Президенты Владимир Путин күп кенә гаиләләргә беренче яки икенче балалары өчен айлык пособиеләр алырга, шулай ук кайбер гаиләләргә өч яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне озайтырга мөмкинлек бирә торган законны имзалады.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193214/

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев