Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалы гаиләләргә - ипотека ярдәме!

Россиядә ташламалы ипотека программасына 32 миллиард сум бүленәчәк.

Россия Хөкүмәте балалы гаиләләр өчен ипотека программаларына ярдәм итүгә 3 ел дәвамында 31,8 миллиард сум бүлергә тәкъдим итте. Бу хакта 2019-21 елларга федераль бюджет проекты белән бергә бастырылган материалларда әйтелә.

Акча “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәм” федераль проекты кысаларында бүлеп биреләчәк, ул “Демография” гомумдәүләт проектына кертелгән.

Элегрәк вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, еллык 6 процент ставкасы буенча ташламалы ипотека кредитлары бирү программасын 2024 елга кадәр озайтырга булганнар.

Түбән ставка буенча ипотеканы 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче яисә өченче баласы туган гаиләләр алырга мөмкин. Мондый тәртипне узган елның ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде.

Татьяна Голикова мәгълүматларына караганда, быел 2 миллиард сумлык ташламалы ипотека кредиты бирелгән.

 

Фото:https://pixabay.com/

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев