Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Балаларның җәйге ялы әкренләп ахырына якынлаша. Алда — яңа уку елы. Бүгенге көндә ата-аналар балаларына кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары хәстәрләп йөриләр. Удмуртстат мәктәпкә йөрүче балалар өчен кирәк-яракларның исемлеген төзегән һәм аларның уртача ничә сумга төшүен исәпләп чыгарган.

Ир баланы бер кат киендерү 5676 сумга төшәчәк: чалбар – 1430 сум, күлмәк – 870 сум, джемпер – 1022 сум, аяк киеме – 2354 сум. Ә кыз баланы киендерү өчен якынча 6149 сум кирәк: блузка – 1434 сум, итәк – 1339 сум, джемпер – 1022 сум, туфли – 2354 сум. Алмашка чалбар (1251 сум), сарафан (1812 сум) кирәк булачак. Шулай ук физкультура дәресе өчен футболка (297 сум), спорт костюмы (2291 сум), кроссовки (1395 сум) – барлыгы 3983 сум әзерлисе була.
Дәфтәр – 7 сум, рәсем дәфтәре – 76 сум, ручка – 16 сум, карандаш – 23 сум, фломастерлар җыелмасы – 170 сум, бер дәреслек яки аның дәфтәре — 218 сум, рюкзак – 2812 сум.
Моның өстенә телефон, смартфон, планшет, ноутбукларны да санасаң, бер баланы мәктәпкә әзерләү өчен әти-әнинең бер айлык хезмәт хакы җитәр микән?
---    

Яңарыш

http://matbugat.ru/news/?id=23077

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев