Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы ялгызын калдырганга – 5 мең сум штраф

Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов якын көннәрдә хөкүмәт карамагына Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты тапшырырга җыена. Бала хокуклары өчен көрәшүче вәкил, сабыйларын үзләрен генә фатирда һәм машинада бикләп калдырган әти-әниләрне административ җаваплылыкка тартып, 5 мең сум штраф түләтергә кирәк, ди. Павел...

Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Павел Астахов якын көннәрдә хөкүмәт карамагына Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертү турындагы канун проекты тапшырырга җыена.

Бала хокуклары өчен көрәшүче вәкил, сабыйларын үзләрен генә фатирда һәм машинада бикләп калдырган әти-әниләрне административ җаваплылыкка тартып, 5 мең сум штраф түләтергә кирәк, ди.
Павел Астахов шул рәвешле гамьсез гаиләләргә карата көрәш башларга җыена. Мондый гамьсезлек сабыйларның тәрәзәдән егылып төшүенә, салонда бала булган килеш машинаны эвакуатор алып китүгә һәм башка күңелсез хәлләргә сәбәпче булырга мөмкин, ди канун проекты авторы.
intertat.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф