Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Банктан акча урлап качкан

Зәйдәге "Ак Барс" банкы кассиры 17 млн. сум акча урлауда шикләнелә. Банктан зур суммада акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. - Акча юкка чыгуны чираттагы тикшерү барышында банк хезмәткәрләре ачыклаган. Банкның төп офисы Түбән Камада. Шуннан чираттагы ревизия килгән, - дип сөйләгән Зәй прокуроры урынбасары Юрий Муханов. - Акча...

Зәйдәге "Ак Барс" банкы кассиры 17 млн. сум акча урлауда шикләнелә. Банктан зур суммада акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
- Акча юкка чыгуны чираттагы тикшерү барышында банк хезмәткәрләре ачыклаган. Банкның төп офисы Түбән Камада. Шуннан чираттагы ревизия килгән, - дип сөйләгән Зәй прокуроры урынбасары Юрий Муханов. - Акча югалу турында полициягә хәбәр ителә, җинаять эше кузгатыла.
Тикшерү фаразлары буенча, акча урлауда шикләнелүче бер генә кеше бар икән. Ул - операция кассасы мөдире булып эшләүче хатын-кыз. Акча урланганчыга кадәр банк җитәкчелеге аны лаеклы ялга озатырга теләгән. Ләкин бер көнне хатын-кыз үзе дә эшкә килмәгән, акча да юкка чыккан.
Хокук сакчылары банкка урланган акчаның 2,7 млн. сумын кайтарткан. Шикләнелүче хатын-кыз хастаханәдә ятканлыктан, аннан сорау да алып булмый, ди.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кража денег

2
X