Башкортстанда коронавирус аркасында дистанцион белем алуга күчкән
Башкортстанның Ишембай, Мәләвез һәм Иглин районнарында 323 мәктәп укучысы яңа коронавирус инфекциясе йоктыру аркасында дистанцион белем алуга күчкән. Аларның күбесе инфекцияне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Һәр очрак алгоритм буенча җентекләп тикшерелә. Ике сәгать эчендә Роспотребнадзорның территориаль органнары һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына белдерү кәгазе килә. Контактка кергән кешеләр даирәсе, шул исәптән укытучылар да (ихтыяҗ булган очракта) дистанцион режимга күчә. Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә дә кагыла», - диде Башкортстан мәгариф министры.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, ул балаларның яңа уку елы башлану белән күбрәк авырый башлаячагын көткән. Аның фикеренчә, гриппка каршы вакцинация пропагандасы көчәйтелергә тиеш.
https://tatar-inform.tatar/news/science/07-09-2020/bashkortstanda-323-m-kt-p-ukuchysy-koronavirus-arkasynda-distantsion-belem-aluga-k-chk-n-5769250
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев