Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бассейнда балалар хлор белән агуланган. Хәзер җинаять эше кузгатылды

Чаллы бассейнында балалар хлор парлары белән агуланганнан соң җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

 

Тикшерү мәгълүматлары буенча, берничә гаилә Чаллының Боровецкий урманындагы «Тонус» ял базасында сауна һәм бассейны булган кунак йортын арендага алган. Балалар һәм үсмерләр бассейнда бер сәгать буе су коенган, шуннан соң аларның хәле начарланган.

Кунак йортында барлыгы 18 кеше (шуларның тугызы – балалар) ял иткән, 7-17 яшьлек алты бала һәм үсмерне хастаханәгә озатканнар, аларга үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән.

Әлеге уңайдан «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

 Республика прокуратурасы бу уңайдан шунда ук тикшерү эшен башлады. Роспотребнадзор белгечләре бассейн урнашкан бинаның һавасында хлор концентрациясенең тиешледән өч тапкыр артык булуын ачыклады.

Турбаза бассейнында ял итүчеләрнең агулану факты буенча җинаять эшен тикшерүне ТР прокуратурасы үз контроленә алды, дип хәбәр итте агентлыкка ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев.

 

https://tatar-inform

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X