Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бердәм дәүләт имтиханы Лениногорскида ничек узачак

Быел коронавирус пандемиясе Бердәм дәүләт имтиханнары узу рәвешенә үзгәрешләр кертте.

 


Беренчедән, имтихан вакытлары соңракка күчерелде. Башка елларны июньдә имтиханнарны тапшырып бетерсәләр, быел 3 июльдә БДИның беренче көне, информатика, география, литература фәненнән имтихан тапшырачаклар.

Шулай ук кайбер үзгәрешләр бар: аудиторияләрдә имтиханда укучылар саны азрак булачак. Бу социаль дистанцияне саклар өчен.

Безнең шәһәрдә БДИ тапшыру пункты булып 7нче мәктәп тора. Биредә барысы да әзер. Ике керү юлы ясалган. Укучылар төркемгә бүленеп, төрле яктан керәчәк. Әлбәттә, металлодетектор аша узарга кирәк булачак. Имтихан тапшырганда маска һәм перчатка кирәкмәячәк укучыларга. Әлеге саклану чаралары имтихандагы хезмәткәрләргә генә кирәгәчәк.

Һәрбер укучының температурасын үлчәячәкләр, кулларын антисептик белән эшкәртәчәкләр.
-    Имтихан тапшыру пункты янында укучылар күпләп тормасын өчен, график төзелде, - ди Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин. – Һәрбер кабинет видеокүзәтүләр, һава ионизаторлары, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителде, - ди Мәгариф идарәсе начальнигы.

6 июль БДИның икенче көне. Ул көнне рус теленнән бирәчәкләр. “Рус теленнән күп укучы тапшырачак, 341 укучы тирәсе, - ди БДИ координаторы Римма Вәлиәхмәтова. -  Имтихан ике көнгә бүленеп узачак. 29 июньдә сынау рәвешендә тестлаштыру узачак, аның барышында җиһазлар һәм БДИ материалларын бастыру технологиясе тикшереләчәк”, - ди.

Укучыларга уңышлар телибез, авырлыкларны җиңеп чыгарга язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X