Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Бердәм Россия» азык-төлеккә бәяләрне контрольгә алды: ике атна эчендә төп яшелчәләрнең бәяләре төшәчәк

Һәр төбәктә азык-төлек базарын һәм бәяләр төшүне контрольдә тотучы структуралар барлыкка киләчәк.

«Бердәм Россия» дә азык-төлеккә бәяләрне киметү буенча планнарны гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләрен ике атнадан соң ук чыгарырга ниятлиләр. Максатлары  -сезонлы продуктларның бәясен киметү.

Беренче чиратта сүз «борщ өчен яшелчәләр җыелмасы»на керүче төп яшелчәләр - кәбестә, суган, бәрәңге, кишер һәм чөгендер, шулай ук өстәмә кыяр һәм помидор турында бара. Бу хакта Федерация Советының беренче вице-спикеры, «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак азык-төлек бәяләренең үсүенә багышланган киңәшмәдә белдерде.

«Бу ял көннәрендә без барлык төбәкләрдә дә мониторинг уздырдык, регионнар ситуацияне стабильләштерү һәм бәяләрне киметү буенча үз тәкъдимнәрен бирделәр. Шуны ассызыклап үтәсем килә, бурыч — нәкъ менә кимү. Нәкъ менә бу безнең сезнең белән ахыргы максатыбыз», - дип ассызыклады ул.

Азык-төлеккә бәяләрне киметү һәм аны контрольдә тоту чараларын гамәлгә ашыру өчен эшче төркем төзелде. Аны Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев (“Бердәм Россия” фракциясе) җитәкли. Шундый ук структуралар атна ахырына кадәр һәр төбәктә барлыкка киләчәк.

https://er.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев