Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Без ничек көтү көттек?

Авылга кунакка кайткан сеңелем белән клубтан таң атканда гына кайтып яткан гына идек: безне көтүгә уяттылар.

Сыер кайгысы түгел, үтереп йоклыйсы килә. Тик бармыйча да ярамый. Нишлисең инде, күзләребезне уа-уа көтү артыннан тагылдык. Абый чыбыркысын шартлата-шартлата алдан бара, ә без йокыдан һаман айный алмыйбыз, әкрен генә атлыйбыз. Хәлсезләр, хәрәкәтсезләр... 
Бераз хәл алырга дип җиргә утырган идек, йоклап киткәнбез.Уянып китсәк, икәү генә калганбыз, көтү китеп барган. Көтүне көч-хәл белән эзләп таптык. Төш тирәләрендә тагын ялга туктаган идек, тагын йокы баскан. Уянсак, көтүдән җилләр искән. Көтүне табып тагын кушылдык. Аннан кабат йоклап киткәнбез.  Көтү артыннан “куышлы”  уйнап үтте көнебез. 
Абый йокы чүлмәкләре булдыгыз да инде, дип ни ачуланырга, ни көләргә белмәгән иде. Берүзе йөзләгән  сыерны ничек тыңлата аңлагандыр. Бу хәлләргә егерме еллап вакыт узса да, әле дә: “Сез ул көнне көтүне яхшы көттегез ”, - дип төрттереп ала. 


Гөлнур Минхәерова

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев