Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең хатыннарның бизәнергә вакыты юк

Танышымның ире кич белән өенә кайткач, хатынына бик каты акыл өйрәткән әле. Имеш, мөселман хатын-кызлары ирләре каршында гел матур итеп киенеп, бизәнеп йөрергә тиешләр. Аңа бу турыда дусты сөйләгән.

Ир менә болай аңлаткан. Гаиләдә һәрдаим татулык, мәхәббәт булсын өчен,  хатыннар кич эштән кайтучы ирләрен өсләренә иң матур киемнәрен, аякларына яхшы туфлилар киеп,  бизәнеп, елмаеп каршы алырга тиешләр икән. Бу яңалык түгел, аны һәркем белә, тик мескен хатын көне буе эштә булып, арып-талып, әле кибеттән сумка тутырып азык-төлек сатып алып кайта. Ә кайткач? Өйдә дә бихисап эш бит: ашарга пешерү, кер юу, балаларның ни белән шөгыльләнгәннәрен тикшерү, уку елы башлангач, дәресләргә әзерләнергә ярдәм итү һәм башкалар. Болар шәһәр хатыннары тормышыннан. Ә авылда яшәп, шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итүче ханымнар турында аерым сөйләү кирәктер. Алар арасында терлекчеләр, сыер савучылар, амбарда эшләүчеләр бар. Эштән соң кайткач, үз сыерларын саварга, терлекләрен карарга ашыгалар. Шул арада ашын да хәстәрли, коймагын да пешереп өлгерә. Аны инде бертуктаусыз йөгерү бизәгән – битләре алсуланган, балаларын үтә-киткәндә сыйпап куллары йомшарган. 
 Безнең илдә яшәүче хатыннар күбесе диярлек тормышны үзләре алып бара бит.Бу ир хатынына кайтып, акыл биргәндә бу турыда әз генә булса да, уйладымы икән? Мин моны мыскыллау итеп кабул иттем. Күпчелек хатыннарның  күз-каш, ирен буяп, кулларына массаж ясап, тырнакларын буяп утырырга мөмкинлеге юк.  Юк, ялгышам, бар андыйлар, тик алар эшче, ташчы, штукатурчы кебек эшче һөнәр ияләре түгел. Ирләре тапкан акчаларны төрле салон һәм кибетләрдә туздырып йөрүчеләр бар анысы. 
  Менә гарәп илләрендә яшәүчеләр бу турыда яхшы белә. Чөнки алар кызларын яшьтән үк гаиләдә яхшы мөнәсәбәт булдырырлык итеп үстерәләр, алар белән шул темага махсус әңгәмәләр үткәрелә. Аннары алар авыр эшләрдә, гомумән, эшләмиләр бит. Әлбәттә, ирләрен кич белән бизәнеп, елмаеп, беләзек-алкаларын тагып каршы алалар. Аларга үз-үзләрен карап йөрү өчен барлык шартлар да тудырылган. 
Минем бу турыда үзебезнең хатын-кызларның фикерләрен беләсем килә. Сез ничек уйлыйсыз?

Галия Шакирҗанова

Фото:https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев