Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген ковидтан прививка ясатучылар арасындагы лотереянең 500 җиңүчесе билгеле булачак

Аларның һәркайсы 100 мең сум күләмендә акча алачак.

Бүген коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан кешеләр арасында үткәрелгән лотереянең беренче 500 җиңүчесе билгеле булачак. Аларның һәркайсы 100 мең сум күләмендә акча алачак, диелә Россия Хөкүмәте Telegram-каналында.

Нәтиҗәләрне бонусзаздоровье.рф сайтына кереп, шулай ук кулланучының дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында тикшерергә мөмкин. Мобиль кушымтада теркәлгән кешеләр push-хәбәр алачак.

Откан акча автомат рәвештә дәүләт хезмәтләренә беркетелгән «Мир» картасына күчереләчәк. «Мир» картасын отыш турында мәгълүмат алганнан соң өч ай дәвамында дәүләт хезмәтләренә беркетергә мөмкин.

«Акча лотерея үткәрелгән көннән соң ярты ел эчендә түләнәчәк», - дип искәрттеләр Хөкүмәттә.

Тагын 500 җиңүченең исеме 14 октябрьдә билгеле булачак.

Лотерея үткәрү турында август аенда мәгълүм булды, барлыгы 1 мең җиңүче сайлап алыначак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X