Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген Россиядә реклама хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

Реклама хезмәткәре көне - Россиядә реклама төзүчеләр, реклама бирүчеләр, маркетологлар һәм пиарчыларның һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәм 1994 елдан бирле билгеләп үтелә.

23 октябрь - сәүдә үсешенә һәм шуңа бәйле рәвештә, Россия икътисадына бәяләп бетергесез өлеш кертүче иҗади кешеләр көне. "Реклама" сүзе reclamare (кычкырып әйтергә) дигән латин сүзеннән килеп чыккан. Культурологлар мәгълүматына караганда, борынгы Рим халкында зур вакыйгаларны тәмамлаучы тантаналы процессларда реклама элементлары: мактау чыгышлары, сугышларда яулап алынган трофейларны күрсәтү булган.
Борынгы заманнарда сәяси реклама, күбесенчә, хакимнәрнең һәм полководецларның сыннарында чокып язылган мактау сүзләре рәвешендә булган. Урта гасырларда "реклама" көндәшлеге, нигездә, телдән әйтү формасында чагылдырылган - сәүдәгәрләрнең үз товарларын мактавы, әйбер таратучыларның өндәве. Бүгенге көндә рекламаның максаты - көндәшләр арасында товарны аерып күрсәтү, сатуларны арттыру.

http://zainsk-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев