Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Биш баланы алга таба дәвалану узу өчен Мәскәүгә күчерәләр

Казан гимназиясендә ату вакында зыян күргән биш бала алга таба дәвалану узу өчен Мәскәүгә күчереләчәк.

Бу хакта Балалар Республика клиник хастаханәсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта хастаханәдә кичәге һөҗүмнән соң зыян күргән 20 бала бар. Алты бала реанимация бүлегендә, аларның берсе бик авыр хәлдә. Биш бала Мәскәү клиникаларына махсус борт белән җибәреләчәк»,- диде доктор.

Хирург балаларның скелет җәрәхәтләре, күкрәк һәм корсак куышлыгы яралары булуын әйтте. Зыян күрүчеләр белән реанимациядә бер үк вакытта хирург, травматолог, таракаль хирурглар, реаниматологлардан торган мультидисциплинар бригадалар эшләде. Моннан тыш, балалар хастаханәгә керүнең беренче минутларыннан ук алар һәм аларның әти-әниләре белән психологлар аралаша башлады.

«Теракттан соң кичен мөрәҗәгать иткән ике бала өйдә дәвалануга җибәрелде», - дип өстәде ул.

Барлыгы 12 бала утлы коралдан яраланган. 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X