Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бишегең янына утырдым да, кызым, бәхил бул яме, дидем - Илсөя Бәдретдинова концертында үзәк өзгеч хәтирәләрен сөйләгән

Илсөя 8 айлык булып дөньяга килә. Табиблар ул вакытта баланың исән калачагына өмет бирмиләр. “Теләсәң өеңә алып кайтып кит, бүгеннән дә калмас кызың” – диләр Илсөянең әнисенә.

Бу турыда Илсөя быел беренче мәртәбә тамашачыга ачылып сөйләде. “Күңел куша” тамашасы Филармониядә 3 көн дәвам итте. Залда утырган халык күз яшьләрен тыя алмыйча авыз ачып Илсөяны тыңлап утырды. 

“Үзәк өзгеч салкын көн иде. Өйгә кайтсам, әтиең дә, әбиең дә минем белән сөйләшмиләр. Әкрен генә эчтәге бүлмәгә үттем. Сине бишеккә салдым да, тыела алмый еладым. Күрше хатыны кергән. “Гөлсинә, син болай азаплама сабыйны. Самогонны җылыт та, шунда чүпрәкләреңне батырып тот. Аннары балаңны шул чүпрәккә төреп яткыр. Спирт бала тәненә бик тиз сеңә. Азапланып ятмасын, әкрен генә китсен” – ди. Әни күрше хатынының сүзен тыңлап, мине самогонлы чүпрәккә төрә дә юрган белән каплап калдыра, үзе  чыгып китә. 6 сәгать буе өйгә керә алмыйча урамда тилмереп, елап йөри. “Караңгы төшеп беткәч кенә кердем. Бишегең янына утырдым да, кызым, бәхил бул яме, дидем. Юрганыңны ачып җибәрсәм, акырып ашарга сорап ятасың бит” – дип елап сөйли иде әни. Әни, ашыйсы килми иде, эчәсем килә иде минем. 6 сәгать самогонда ятып карале син!” – дип мышык-мышык елап утырган тамашачыны көлдереп куйды Илсөя.

Тулырак:https://tatar-today.ru/2018/11/36410/

//Юлия Насыбуллина //Tatar-today.ru// Рөстәм Исхакый фотосы//

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев