Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләкләр уйнаттык, килеп алыгыз

Үткән атнада үзәк почтада "Бөтенроссия подписка декадасы" кысаларында "Газетка язылучы көне" үтте. "Заман сулышы" газеты редакциясе 19 апрель көнне газетка язылган 58 кеше арасында бүләкләр уйнатты. Кемнәр соң ул бәхетлеләр? Безнең газетны укучыларның күпчелеге авыллардан булганга, призлар да анда яшәүчеләргә чыкты. Зур йомшак мендәргә Куакбаштан Гамир Хәсәнов ия булды. Бокаллар...

Үткән атнада үзәк почтада "Бөтенроссия подписка декадасы" кысаларында "Газетка язылучы көне" үтте. "Заман сулышы" газеты редакциясе 19 апрель көнне газетка язылган 58 кеше арасында бүләкләр уйнатты. Кемнәр соң ул бәхетлеләр?

Безнең газетны укучыларның күпчелеге авыллардан булганга, призлар да анда яшәүчеләргә чыкты.
Зур йомшак мендәргә Куакбаштан Гамир Хәсәнов ия булды. Бокаллар җыелмасы Кирлегәчкә - Фирүзә Зәйнуллинага китәчәк. Кухня өчен кирәк-яраклар җыелмасы - алъяпкыч, бияләй һәм тоткычны Куакбаштан Гөлҗиһан апа Мәмәтова отты. Кофе һәм бокалның хуҗасы Шөгердә яшәүче Эльмира Шәрәпова. Әлеге көнне үзегез катнаша алмаганга, бүләкләрне редакциягә килеп алуыгыз сорала.
Ә менә Түбән Чыршылы авылында яшәүче Минсалих абый Әхмәдиев откан сөлгеләр җыелмасын үзәк почтада эшләүче оныгы Айгөл алып китте. Атна ахырында авылга кайтканнан соң бабасына бүләген биреп шатландыргандыр инде дип уйлыйбыз.
Ул көнне "Газетка язылучы көне"ндә үзләре катнашканнар арасында да ике приз уйнаттык. Аның берсен - азык-төлек җыелмасыннан торган пакетны Кадрия Зыятдинова отса, икенчесен - кухня сөлгеләренә Мәгъдия апа Нуриәхмәтова ия булды. Әйтергә кирәк, соңгы елларда Мәгдия апа әлеге чараның берсен дә калдырмыйча килә. Редакциягә шалтыратып, кайсы көнне уздырылуын сорый да, нәкъ шул көнне "Заман сулышы"на языла һәм һәрвакыт диярлек бүләк белән кайтып китә.
2013 елның II яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында "Заман сулышы"ннан бүләкләр уйнату тагын булачак. Язылыгыз, сезгә дә бәхет елмаер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Приз