Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтендөнья татар конгрессы «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә 15 мең кеше җәлеп итәчәк

Муса Җәлил шигырьләрен уку халыкара бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы планына төп чараларның берсе буларак кертелгән.

2021 елда «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгегә 15 мең кешене җәлеп итү бурычы куелган. Әлеге бәйге Муса Җәлилнең мирасын популярлаштыру максатында уздырыла, ул шагыйрь иҗатын татар телендә һәм тәрҗемә ителгән вариантта тәкъдим итүдән гыйбарәт. «Җәлил укуларына» аерым игътибар биреләчәген Бөтендөнья татар конгрессының 2020 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Милли Шура рәисе, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

«2021 елда Муса Җәлил тууына 115 ел була, ул киләсе елның иң зур чараларының берсе. Быел бәйгедә 800ләп кеше катнашты. Киләсе елга Җәлил укуларында 15 мең кешене катнаштыру максатын куйдык. Җәлил иҗатын татар телендә һәм тәрҗемә ителгән башка телләрдә җиткерүчеләрне җәлеп итәчәкбез, бәйгедә яшенә карамастан һәркем — балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә, олы яшьтәгеләр дә катнаша алачак», — диде ул.

2021 елда Җәлил укуларының Гала-концерты югары дәрәҗәдә үтәчәк, диде Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе алга таба бу бәйгедә 100 мең кеше, хәтта 1 млн кешене катнаштыру бурычы куелганын да әйтте. 

http://https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев