Бу арада күңелегез төшенке, үзегезне бик нык арыган кебек хис итәсезме? Моның сәбәбе бар…
Бу арада күңелегез төшенке, авыр физик эш башкармасагыз да, үзегезне бик нык арыган кебек хис итәсезме? Моның сәбәбе бар. Табиблар “кышкы депрессия” турында кисәткән.
Ә кәефне күтәрү өчен, мунча керергә кушканнар. Елның иң кыска көне якынлаша, дип искәртә Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
Бүген көн озынлыгы сигез сәгать чамасы тәшкил итсә, 22 декабрьдә ул нибары җиде сәгатькә генә калачак. Елның иң озын төне аз да түгел, күп тә түгел 17 сәгать дәвам итәчәк. “Көн кыскарган саен, кешедә “бәхет гормоны”, ягъни серотонин азрак бүленеп чыга. Төшенке кәефтән менә шулай кышкы депрессиягә кереп киткәнеңне сизми дә калырга мөмкинсең”, – ди илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Нана Погосова. Бу – һава температурасының үзгәрүе, тирә-юньдә кышкы йокыга талу билгеләренә дә бәйле. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм балаларның сәламәтлегенә ныграк игътибар бирергә киңәш иткәннәр. Мәсәлән, кышкы депрессия чорында бала-чага гаджетларга тагын да ешрак үрелә башлый икән. Шул рәвешле, үзләре дә сизмәстән, кәефләрен күтәрергә телиләр, ди.
Сезонлы “чир”гә каршы көрәштә мунча керүдән дә яхшысы юк, дип киңәш итә табиблар. Хәер, мунчаның сәламәтлекне ныгытуы беркемгә дә сер түгел. Кыш көне ул аеруча да файдалы икән. Көн саен мунча ягарга утын, аннан бигрәк, мунча үзе булмаса, кунакка йөрегез. “Үз-үзең белән килешеп, үзеңнән канәгать булып, күңел тынычлыгы белән яшәү, якыннарың белән дустанә, тигез мөнәсәбәтләр саклау – күңел төшенкелегеннән котылуның иң яхшы чарасы”, – дигән табиб Мария Брюхушина. Депрессия дигәннәре бер үк сезонлы гына булсын. Җылырак киенергә дә онытмагыз. Синоптиклар фаразына ышансаң, иртәгәдән суытачак. Көндез – 13 градус, төнлә исә 16 градуска кадәр салкын вәгъдә иткәннәр. Ялларда көннәр аязачак, ди.
http://www.vatantat.ru
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев