Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел Лениногорск районында 46 ишегалды төзекләндереләчәк

Эшләр "Безнең ишегалды" президент программасы буенча башкарылачак.

Лениногорск районында төзекләндерелә торган ишегалларының адресларын dvor.tatar  сайтында  "Документлар" бүлегендә карый аласыз. Әгәр сорауларыгыз булса,  тәүлек буе эшли торган кайнар линия 8 (800) 27-5-2020 номеры буенча шалтыратыгыз яки Instagram-аккаунтка @dvor.tatar языгыз.

Эшләр башланырга 2 айдан да кимрәк вакыт калды,  хәзерге вакытта проектлаучылар төзекләндерү схемаларын эшлиләр, аннары микрорайон халкына тәкъдим ителәчәк,  фикерләрне исәпкә алып,  эшләп бетерү планлаштырыла. Ишегалдында булачак  фикер алышулар алдыннан яшәүчеләрне кисәтәчәкләр - подъездларда белдерүләр  булачак.

Төзекләндерүнең  схемаларын апрельдә һәр ишегалдында урнаштырачаклар. Аларны очрашуда архитекторлар һәм район хакимияте тәкъдим итәчәк.

  • Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны 2019 елда  республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Программаны тормышка ашыру барышында Татарстанда 2 миллионнан артык кешенең уңайлы ишегаллары барлыкка киләчәк.  2022 елда әлеге программа буенча безнең республикада 1200 ишегалды төзекләндереләчәк.

 

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2061688.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев