Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел Татарстан лагерьларында балалары янына ата-аналары килә алмаячак

Быел Татарстан лагерьларында ата-аналар көннәре уздырылмаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында балаларның җәйге ялына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ул ата-аналарга лагерьларга бармаска киңәш итте. Бу коронавирус пандемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр белән бәйле. «Ата-аналар көннәре каралмаган. Аңлау белән карарга кирәк. Мондый элемтәләр мөмкин түгел. Бу максаттан, туклану продуктларын китерү дә регламентланган», — диде Ләйлә Фазлыева.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина лагерьларда көн саен температураны үлчәп торачакларын әйтте. Ул да ата-аналар, туганнар, башка чит-ятлар кертелмәячәген белдерде. Марина Патяшина сүзләренчә, лагерьларда барлык отрядларны җыеп, массакүләм чаралар үткәрелмәячәк.

Кичке күмәк дискотекалар, эстафеталар да оештырылмаячак. «Җәйге сменалар барышында ике медицина хезмәкәре — табиб һәм шәфкать туташы эшләячәк.

Балалар сменага бер вакытта керергә һәм чыгарга тиеш. Сменалар арасында ике көнлек тәнәфес булырга тиеш», — диде республиканың баш санитар табибы.

  Чыганак: https://tatar-inform.tatar/


http://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/byel-tatarstan-lagerlarynda-balalary-yanyna-ata-analary-kil-almayachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев