Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел Татарстанда җиһазландырылган өч яңа пляж барлыкка киләчәк

Республиканың 14 муниципаль райоында кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда коткару постлары урнаштыру планлаштырыла.

Быел республика программалары кысаларында, Татарстанда җиһазландырылган өч яңа пляж ачу ниятләнә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан  Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр  итте.
 
"Кама Тамагы районының Карамалы елгасы яр буенда,Казанның  Зур Аккош күлендә һәм Минзәлә районында пляжлар ачу планлаштырыла. Моннан тыш, Зәй, Мамадыш райннарындагы пляжлар һәм Казанның Комсомол күле пляжы төзекләндереләчәк", - диде Юрий Венедиктов. 
 
Шулай ук, Татарстанның 14 муниципаль райоында кешеләр күпләп ял итә торган урыннар, комлыклар җиһазландырылып, коткару постлары урнаштырылачак.
 
"Моның өчен без Татарстан Министрлар Кабинетына, акча бүлеп бирүне сорап, тәкъдим әзерләдек. Тәкъдим хупланды. Әлеге муниципаль районнарда коткару постлары урнаштырлган пляжлар булдырылачак", - диде ул. 
 
Коткару постларында эшләүчеләрне исә киләсе дүшәмбедән укыта башлаячаклар. 
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187160/

Фото: архив, Султан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев