Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чирмешән районында пошига бәрелгән җиңел машинаның йөртүчесе үлгән

6 октябрь кичендә Чирмешән – Яңа Элмәле арасындагы “иске юлда” “Шкода Октавиа” машинасы, алдан баручы автомобильне узып китмәкче булып, каршы як юлга чыга һәм пошига килеп бәрелә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, чит ил машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Лениногорскида яшәүче 1959 нчы елгы машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән. Аның пассажир урынында утырган тормыш иптәше җиңелчә генә яраланган.

 

Юл һәлакәте аркасында поши да үлгән, дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ бүлекчәсеннән.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194983/

"Безнең Чирмешән"

Фото: pixabay.com

 

"Безнең Чирмешән"

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194983/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев