Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чын яз кайчан килер (ФАРАЗЛАР)

Әйе, календарь буенча март яз ае санала. Димәк, язга аяк бастык. Әмма табигатьнең үз законнары.

Русия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандның белдерүенчә, Европаның Үзәк өлешендә кар катламы апрельнең беренче ун көнлегендә генә эреп бетәчәк, ягъни язгы ташу да әле апрель уртасында гына көтелә. Ә инде елгаларда ташулар булмыйча тулысынча яз килде дип әйтеп булмый.

Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев та әле март аенда үзенең бураннары белән кыш хакимлек итәсен, чын язның апрельдә генә киләсен фаразлый.

Чыннан да, табигатьнең холкын белеп булмый. Менә бу арада да температура гел уйнаклап тора: бер көнне кар яуса, икенче көнне җебетеп җибәрә. Шуңа күрә кышкы киемнәрне ераккарак алып куярга ашыкмагыз. Гриппның һәм кискен респератив вирус авыруларының (ОРВИ) нәкъ менә кыштан язга күчеп бару чорында котырып алуын да онытмыйк. Мәсәлән, узган атнада гына республикабызның 34 мәктәбендә 87 сыйныф тулысынча карантинга ябылган иде. Ә инде калган сыйныфларда да байтак кына балаларның авыру аркасында мәктәпкә йөрмәве сер түгел.

Инде язгы ташуга әзерлек чаралары күрелә – су басу куркынычы янаган торак пунктлар ачыклана. Һәр елдагыча Казан бистәләренең байтагын, Арча, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әлмәт, Тукай, Мамадыш, Лениногорск районнарындагы берничә авылны су басарга мөмкин.

Яз җитүен бар табигать түземсезлек белән көтә. Чөнки ул яңарыш, яшәрү, чистарыну, сафлану, үсемлекләр дөньясының яңадан туу чоры. Шагыйрь әйтмешли, “Язлар җиткән саен хастаның да китеп тора ди бит үлеме”. Әмма җылыта башлады дип киемнәрне салып атарга яисә балык тотарга дип ястык калынлыгы боз өстенә керергә ашыкмагыз. Чөнки борынгылар әйткәнчә, Ходай Тәгалә дә бит сакланганны саклармын, дигән. 

  Татарстан яшьләре  

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24828

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X