Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Covid-19 буенча чикләүләрне кайчан йомшартырга мөмкин булачагы билгеле

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Россия Фәннәр Академиясе академигы Николай Брико коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән барлык чикләүләрне кайчан алып булачагы турында сөйләде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

 

Брико сүзләренчә, 15 майдан башлап Мәскәүдә үткәрелгән тестлар 12,5 процент кешенең генә Covid-19га иммунитет булуын күрсәткән. Чикләүләрне бетерү турында бары тик коронавирустан кешеләрнең 60-70% ы якланган очракта гына сөйләргә мөмкин булачак, дип белдерде эпидемиолог.

«Мондый күрсәткеч булганда эпидемия процессы чылбыры саклана. Шуңа күрә бу тикшеренүләр фонында бик мөһим, мондый түбән процент булганда, тәкъдим ителгән изоляция-чикләү чараларын саклап калу мөһим», — диде Брико.

Коллектив иммунитеты дәрәҗәсен вакцина ярдәмендә арттырырга мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев