Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Данир Сабировка хатыны уклау белән башына биргән

Татар җырчыларының клиплары үзгә. Нигездә, аларда әти-әни, туганнар, әби-бабай, авыл, табигать темасы. Шуннан ары китә алмыйлармы, әллә клипмейкерларның башкага идеясе җитмиме? Анысы безгә караңгы. Бу көннәрдә Данир Сабиров белән Венера Ганиеваның "Чык миңа кияүгә" исемле җырына төшерелгән клип әзерләнеп ята. Клип үзе җәй көне үк төшерелгән. Сюжет линиясен Данир Сабиров...

Татар җырчыларының клиплары үзгә. Нигездә, аларда әти-әни, туганнар, әби-бабай, авыл, табигать темасы. Шуннан ары китә алмыйлармы, әллә клипмейкерларның башкага идеясе җитмиме? Анысы безгә караңгы.
Бу көннәрдә Данир Сабиров белән Венера Ганиеваның "Чык миңа кияүгә" исемле җырына төшерелгән клип әзерләнеп ята. Клип үзе җәй көне үк төшерелгән. Сюжет линиясен Данир Сабиров уйлап тапкан. Съемкалар Казанның Гаилә үзәгендә, ягъни "Чаша"да һәм Венера Ганиеваның Царицыно бистәсендәге шәхси йортында узган.
- Клипның телеэкраннарга чыгу вакытын төгәл әйтә алмыйм. Шулай да андагы барлык күренешләрне Казандагы "сольный" концертларымда күрә алачаксыз. Эчтәлеге болайрак: өйдә телевизор карап утырам. Хатыным Миләүшә дә камыр җәя-җәя, күз төшергәләп ала. "Зәңгәр экран"нан Пугачева белән Галкинның туен күрсәтәләр. "Галкин белән Пугачева ничек яшиләр икән? Үбешәләр микән?" - дип эндәшәм хатыныма. Миләүшә: "Кирәкмәгән нәрсә карап утырма әле", - дип башка каналга күчерергә куша.
Анысыннан исә, Венера Ганиеваны күрсәтәләр. "Менә Венера Ганиевага өйләнгән булсам, кызык булыр иде", - дим Миләүшәгә. Ул күзләрен зур итеп ачып, "кызык" дия дә, уклау белән берне башыма тондыра. Башым әйләнеп, саташып китәм. Шуннан сюжет линиясендә Венера Ганиева белән ЗАГСка барган кадрлар китә. Килен төшерү урыннары да бар. Мине мендәргә үк бастырдылар, - дип сөйләде Данир Сабиров.
Эльза ГАЗИЗОВА
http://Чыганак: http://xn----7sbaabatrryck8dtb2d.xn--p1ai/article/?HEADING=18 http://xn--80aaa5azcbp7a.xn--p1ai/shoubiz/v-nachale-vesny-sostoyalsya-tvorcheskij-vecher-pevicy-guzelii-v-unikse.html фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: данир сабиров