Декабрьнең соңгы эш атнасы алты көнлек булачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Декабрьнең соңгы эш атнасы алты көнлек булачак

2024 елга җитештерү календаре нигезендә, декабрьнең соңгы эш атнасы 23ендә башлана һәм 28нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ял көннәрен шимбәдән – ягъни 28 декабрьдән, дүшәмбегә – ягъни 30 декабрьгә күчерү белән бәйле. 28 декабрьдә эш көне кыскартылмаячак.

31 декабрь ял көне булачак.

Россия халкын 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам иткән 11 көнлек Яңа ел бәйрәмнәре көтә.

 

фото: архив Лениногорск-информ


Нет комментариев